Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2022, 21:11

Якташыбыз барлык медальләрен музейга тапшырган

Семен Елистратов Олимпия медальләрен Спорт музеена бүләк иткән.

Якташыбыз барлык медальләрен музейга тапшырган
Якташыбыз барлык медальләрен музейга тапшырган

2014 елдагы Олимпия чемпионы Семен Елистратов 2018 һәм 2022 елгы Олимпия уеннарындагы бронза медальләрен дә спорт музеена тапшырган. Спортчы музейга килүче балалар һәм яшьләр, аның бүләкләрен күреп спортка тартылырлар дип уйлый.

Март аенда, Олимпия уенчыларының Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуы вакытында, Елистратов спортчыларның, үз үрнәкләре белән, балаларны компьютерлардан читкә алып китеп, аларны спорт белән кызыксыну уята алуына куанычын белдерде. Чынлап та, Уфадагы Семен Елистратов исемендәге шорт – трек спорт комплексында шөгыльләнүчеләр көннән көн арта. Яшьләребезгә үрнәк күрсәткән якташыбызның көненә 8 сәгать алар белән бер залда шөгыльләнүе нәтиҗәсендә Башкортстан алдагы елларда янә үз чемпионнары белән горурланыр әле...

Чыганак: Башинформ

Фото: Олег Яровиков

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: