Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2022, 16:07

Спорт белән дуслык кирәк!

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында «Без бергә. Спорт» дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

Спорт белән дуслык кирәк!
Спорт белән дуслык кирәк!

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында «Без бергә. Спорт» дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Анда Русия һәм Башкортстанның спорт җәмәгатьчелеге, Русия Дәүләт думасы депутатлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сү башлап, БР спорт министры Руслан Хәбибов: 
 –Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Хөкүмәт моңа кагылышлы мәсьәләләрне актив хәл итә. Иң мөһиме – спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. 2024 елга республикада яшәүчеләрнең – 55, ә 2030 елга 70 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Бу бурынчы ил Президенты Владимир Путин билгеләде. 
Бездә бүген дистәләрчә спорт объекты төзелә. Без һәркемгә, һәр башлангычка ачык, – диде.
– Кунакларны спорт шәһәре Уфада сәламлим. Сез – минем якын дусларым. Бүгенге авыр тормышта һәркемнең үз эше бардыр. Әмма "Без бергә. Спорт" безне берләштерә. 
Премияләрне спортчылар бик көтә. Пандемия вакытында бер ел бүләкли алмадык. Әмма соңрак барыбер аларны билгеләдек. 
Һәр елны комиссия иң яхшыларны сайлый. Быел 150 гариза булды. Алар арасыннан иң яхшыларны сайлап алу җиңел түгел. Әмма спорт тырышларны исәпкә алырга тиеш. 
Республика командасы белән эшләү җиңел. Чөнки безнең җитәкче – спорт кешесе. Безнең спортчылар илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан медальләр алып кайтуын дәвам итсен, – диде Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рима Баталова. 
– Башкортстан – Паралимпия югарылыгын ачучыларның берсе. Биредәге спортчылар да бик көчле. Токиода үткән Паралимпия уеннарында Башкортстан спортчылары 12 медаль яулады, шуның 5се – алтын иде. Бу – илдә иң зур күрсәткечләрнең берсе. Спортны шундый дәрәҗәдә тоткан өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка, спорт министры Руслан Хәбибовка рәхмәт әйтәсем килә. Рима Баталова озак еллар бу милли премияне тапшырып килә. Рәхмәт аңа. Без, чыннан да бергә, – диде "Сукырлар спорты федерациясе" гомумрусия иҗтимагый физкультура-спорт оешмасы президенты Лидия Абрамова. 
Республикада волейбол туры башланды. Бүген Башкортстанда 75 мең кеше бу спорт төре белән шөгыльләнә. Бу җәһәттән балалар да актив. Әлеге башлангыч балалар арасында спортны үстерүгә басым ясаячагы ассызыкланды. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: