+29 °С
Ачык
Узган ел Башкортстанда яшәүче 1,8 миллион кеше физик культура һәм спорт белән шөгыльләнгән.
Барыннан да бигрәк 3-15 яшьлекләр һәм 30-59 яшьлекләр спортны үз итә икән.
Республикада спортның биш төре аеруча популяр. Алар – волейбол, футбол, баскетбол, җиңел атлетика һәм спорт туризмы. Моны Башстат хезмәткәрләре хәбәр итә.
Әйткәндәй, безнең төбәктә 11956 спорт корылмасында шөгыльләнергә була.