Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2022, 19:54

Тамара Тансыккужинаның ни гаебе бар?

Русия мәдәниятен дә, спортын да юкка чыгарырга телиләр.

Тамара Тансыккужинаның ни гаебе бар?
Тамара Тансыккужинаның ни гаебе бар?

Шашка буенча дөнья чемпионы Тамара Тансыккужина дөнья рейтингыннан чыгарылды. Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Якек Павлички аның исемен шәхсән алып ташлаган, ди Русия җыелма командасының баш тренеры Юрий Черток.

"Ул якташы, элеккеге вице-премьер, хәзерге вакытта Польшаның Мәдәният һәм милли мирас министры Петр Глинскийга кушылды.  Ансы Европа Берлегенең мәгариф, яшьләр, мәдәният һәм спорт Советы утырышында Русия мәдәниятен иҗтимагый киңлектән юкка чыгарга өндәгән иде. Монсы Русия спортын иҗтимагый киңлектән төшереп калдырырга җыена. 1 апрельдә чыгарылган яңа рейтинг исемлегендә Тансыккужина турында искә алу тулысынча бетерелде”,  - диде Юрий Черток.

2021 елда, Польшада шашка буенча дөнья чемпионатында, оештыручылар флагны Тансыккужина өстәленнән Русия флагын алып куйган иделәр. Аның көндәше Наталья Садовская теләктәшлек белдереп Польша флагын алып куйды. Тамара Тансыккужина ул чемпионатта җиңде һәм җиде тапкыр дөнья чемпионы булды.

Шуңа чыдаша алмыйлар инде ул сәясәт коллары...

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: