+29 °С
Болытлы
Русия Федерациясенең спорт министры Олег Матыцин командада чыгыш ясаучы спортчыларга хезмәт хакын чикләргә кирәк дип чыгыш ясады.
"Бүгенге авыр шартларда безнең спортчыларга тыйнаграк булырга кирәк. Хезмәт хакы буенча Көнбатыш спортчылары белән ярышыр заман түгел. Спортчыларга минималь хезмәт хакы билгеләргә кирәк, калган керемнәрне бонус итеп түләргә мөмкин. Мәсәлән, керткән голлар, яки яхшы күрсәткечләр өчен. Бу бик зур экономия булачак ", - диде министр Мәскәүдә узучы “Спорт форумы – 2022” кысаларында.
Чыганак: РИА Новости
Фото: kp.ru