Барлык яңалыклар
Спорт
16 март 2022, 20:45

Эдуард Латыйпов җиңүче

Башкортстанда биатлон ярышларының соңгы җиңүчеләре билгеләнде.

Эдуард Латыйпов җиңүче
Эдуард Латыйпов җиңүче

Уфада биатлон буенча Русия чемпионаты, Русия һәм Белорусия Кубогы бәйгеләре тәмамланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров турнирда катнашкан илнең 18 төбәге һәм Белорусия спортчыларының уңышларын искә төшерде.

“Безнең җыелма командалар лидерлары Башкортстанга җыелды. Без күптән түгел Олимпия уеннарында да катнаштык. Биатлонны Башкортстанда һәрвакыт яраттылар һәм хәзер, аны тагын да күбрәк үз итәрләр дип ышанам. Уфада бу дәрәҗәдәге ярышларны уздыру мөмкинлеге өчен Русия Биатлон Союзына зур рәхмәт ", - дип язды төбәк башлыгы.

Радий Хәбиров ​​Пекин Олимпия уеннарының өч тапкыр бронза призеры Эдуард Латыйповны Русия чемпионатының алтын медале белән котлады.

Башкортстан зур спорт чараларын оешкан төстә уздыра алуын тагын бер тапкыр исбатлады. Әлеге бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән, дөньякүләм билгеле Белорус спортчыларын да чын күңелдән тәбрик итәбез. Алар катнашлыгында ярышлар тагын да чәмлерәк һәм җанлырак узды. Чемпионатны күрергә килгән җанатарларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: