Спорт
12 март 2022, 10:56

Якташларыбызның уңышына өметләнәбез

Эдуард Латыйпов үзен күрсәтер әле.

Якташларыбызның уңышына өметләнәбезЯкташларыбызның уңышына өметләнәбез
Якташларыбызның уңышына өметләнәбез

Русия Кубогы ярышларының беренче этабында, якташыбыз, Олимпия уеннарының өч тапкыр бронза призеры Эдуард Латыйпов финишка 24 енче булып килде. Бүген аны начар атуы артка калдырды. Бу уңайдан Дмитрий Губерниевның Русия җыелма командасының ату буенча тренеры Максим Максимов белән сөйләшүе ачыклык кертер, дип уйлыйм.

  • Безнең егетләребез бүген начар аттылар, моны ничек аңлатып була?
  • Олимпия уеннарыннан соң спортчыларыбыз күбрәк ял итте. Алар үз төбәкләрендә җанатарлар белән очрашулар үткәрделәр. Шул вакытта тренировкалар үткәрү арасында берникадәр бушлык булды. Нәтиҗәдә, бүгенге күрсәткечләргә йогынты ясамый калмады. Әмма җанатарлар белән очрашулар үткәрмичә һәм спортчыларыбызга ял бирмичә дә булмый. Аларның туган йортларыннан, гаиләләреннән һәм туганнарыннан озак вакыт аерылып яшәүләрен дә аңларга кирәктер. Эдуард Латыйпов үзен күрсәтер әле, диде Максим Максимов.

 

Беренче ярышта Белорус спортчысы Антон Смольский җиңү яулады.

Элекке биатлончы, бүгенге көндә “Матч ТВ” телеканалының спорт редакциясе җитәкчесе Дмитрий Губерниев Белорус җыелма командасы тренеры Андрей Панин белән дә күрешеп сөйләште.

 

-Антон Смольскийның алтын медаль алуга өлгәшүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

- Зур рәхмәт. Антонның бүгенге уңышынкөткән идем. Ул Олимпия уеннарындагы уңышлы күрсәткечләрен дәвам итте. Аның уңышлары чәм һәм тырышлыкка бәйле. Олимпия уеннарыннан кайткач ул ике көн генә ял итте һәм көндәлек күнегүләренә күчте. Әле кышкы спорт ярышлары мизгеле тәмамланды бит, ул аны бик яхшы аңлый, диде Андрей Панин.

Афәрин, Антон диясе генә килә.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас