

Ирина Казакевич Уфада узган Русия Кубогы кысаларындагы спринт узышында җиңү яулады. Свердловск өлкәсе вәкиле дистанцияне 23 минут 22,8 секунд эчендә үтте, ике ату сызыгында да тиз һәм төз атты. Икенче урында Кристина Резцова, өченчедә Беларусия вәкиле Ирина Лешченко.
Биатлон. Уфа. Русия Кубогы. Спринт. Хатын-кызлар. 7,5 км
Кызларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз. Киләсе узышлар 14 мартта узачак.
Уфаның “Биатлон” спорт комплексына килергә мөмкинчелеге булмаган якташларыбыз чемпионатны “МатчТВ” телеканалында карый ала. Спортчыларыбызга карата гаделсез санкцияләр игълан иткән көннәрдә аларны яклыйк һәм теләктәшлек белдерик, дуслар.