Спорт
12 Марта 2022, 09:31

Биатлон спорт комплексы гөрләп тора

Русия Кубогының беренче җиңүчеләре билгеле.

Биатлон спорт комплексы гөрләп тораБиатлон спорт комплексы гөрләп тора
Биатлон спорт комплексы гөрләп тора

12 мартта Башкортстан  башкаласында биатлон буенча Русия  Кубогы кысаларында  ир-атлар арасында спринт узышлары тәмамлады. Беларус биатлончысы Антон Смольский җиңү яулады. Тагын бер Беларус спортчысы Дмитрий Лазовский көмеш баскычта. Бронза баскычка Төмән өлкәсе вәкиле - Александр Логинов күтәрелде. Башкортстан биатлончылары арасында иң яхшы нәтиҗәне 17-нче булып Александр Бабчин күрсәтте.

Русия Кубогы этабы - 2022. Спринт, 10 км. Ирләр:

  1. Антон Смольский (Беларусия) - 24: 29.1
  2. Дмитрий Лазовский (Беларусия) + 47.8
  3. Александр Логинов (TYuM) +50.4
  4. Кирилл Бажин (CBE) +1: 04.9
  5. Кирилл Стрельцов (MOS) +1: 05.5.
  6. Никита Лобастов (Беларусия) +1: 08.1
  7. Александр Бабчин (Башкортостан) +1: 41.6
  8. Антон Бабиков (Башкортостан) + 2.09.9 (2)
  9. Эдуард Латыпов (Башкортостан) + 2.11.1 (4)

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14.00 сәгатьтә хатын-кызлар арасында 7,5 км ераклыкка узышуда спринт ярышлары башланды. Спорт комплексына килеп, яисә “МатчТВ” телеканалы аша ярышларның ничек узуын күзәтеп барырга була.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас