Спорт
11 март 2022, 12:25

Уфа иң көчле биатлончыларны җыйды

Башкортстан дөньякүләм билгеле биатлончылар төбәге.

Уфа иң көчле биатлончыларны җыйдыУфа иң көчле биатлончыларны җыйды
Уфа иң көчле биатлончыларны җыйды

11 марттан 17 мартка кадәр Уфада  биатлон буенча Русия Кубогының һәм ил Чемпионатының соңгы этабы узачак.  Бәйгеләрдә Русиянең 30 төбәгеннән һәм Беларус Республикасыннан иң көчле биатлончылары катнашачак.

"Беларусия спортчыларының Русия Кубогы һәм ил Чемпионаты ярышларында катнашуы турында карар Беларус биатлон федерациясе рәисе Андриан Цыбулский белән үзара килешү нигезендә кабул ителде. Без беркем белән дә көндәшлек эзләмибез, без үз илләребез спортчылары мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Беларусия спортчыларының катнашуы, әлбәттә, Уфада һәм Тюмень шәһәрендә узачак ярышларның дәрәҗәсен күтәрәчәк ", - диде Русия биатлончылар федерациясе президенты Виктор Майгуров.

Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен алты узышны үз эченә ала - спринтлар (Русия Кубогы финалы), узышлар, эзәрлекләп бару һәм зур масс стартлар (барысы да Русия чемпионаты кысаларында). Бәйгеләрдә Русия, Европа, дөнья һәм Олимпия уеннарында җиңүләр яулаган Александр Логинов, Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Антон Бабиков, Кәрим Хәлили, Кристина Резцова, Лариса Куклина һәм  Беларусия Республикасыннан, шундый ук уңышларга ирешкән иң көчле биатлончылары көч сынашачак.

 Русия чемпионатының расписаниесе:

Спринт

 ирләр - 12 март 11:00

 хатын-кызлар - 12 март, 14:00

Эзәрлекләү

ирләр - 14 март 11:00

хатын-кызлар - 14 март 13:30

Зур масстарт

ирләр - 16 март 11:00

хатын-кызлар - 16 март 13:30

Чемпионат Уфаның "Биатлон" спорт комплексында, Комаров урамы, 1 адресы буенча уздырыла. Спорт комплексына керү бушлай. Бөек спортчыларыбызны күреп, җан атып, уңышларына куанып калыйк, дуслар.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас