Спорт
11 март 2022, 14:56

Плей – офф уеннарында алга атлыйбыз

Фин легионерлары киткәч югалып калырбыз дип уйлаганнар иде...

Плей – офф уеннарында алга атлыйбызПлей – офф уеннарында алга атлыйбыз
Плей – офф уеннарында алга атлыйбыз

Командабыз “Себер” командасын плей – офф сериясенең беренче турында җиңеп икенче турга атлады. Икенче турда “Салават Юлаев” - Трактор командаларының икенче турында уйналачак графигы игълан ителде. Уфа командасы белән Чиләбе командасы беренче матчны 17 мартта үткәрәчәк. Икенчесе - 19 мартта.

Уфа-Арена бозында көндәшләр  21 һәм 23 март көннәрендә көч сынашачак.

Кирәк булса, 25, 27 һәм 29 мартта матчлар дәвам итәчәк", диде Yлаев командасының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, беренче сериядә Томми Ламса командасы Новосибирскиның "Себер" ен биш матчта җиңде.

Алдагы сериядә дә егетләребез сынатмас дигән өметтә калабыз.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас