Спорт
8 март 2022, 15:10

Уфа чаңгы марафоны тәмамланды

Чарада катнашучы иң яшь кешегә 4 кенә яшь  иде.

Башкортстанда XXXVII Уфа чаңгы марафоны тәмамланды, анда Русиянең 80 шәһәреннән һәм 29 төбәгеннән 632 спортчы катнашты. Ул 7-8 мартта “Биатлон” спорт-савыктыру комплексында узды.

Ир-егетләр арасында 50 километр дистанциядә җиңүче дип Константин Главатских танылды, ә хатын-кызлар арасында Наталья Бабчина иң яхшысы булды. 30 километр дистанциядә Игорь Кобелев һәм Екатерина Окунева җиңү яуладылар.

Катнашучы төбәкләр: Мәскәү, Иркутск, Ленинград, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Ырынбур, Пермь крайлары, Башкортстан, Татарстан, Коми, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия һәм башкалар.

Юниорлар арасында марафонда Уфа, Мишкә, Кушнаренко, Ярмәкәй, Миякә, шулай ук Балакатай районнарыннан 200 чаңгычы чыгыш ясады. Чарада катнашучы иң яшь кешегә - 4, иң өлкәненә 74 яшь иде.

Моннан тыш, ярыш кысаларында #Добраялыжня хәйрия акциясе узды, аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан балаларына ярдәм фонды өчен 300 мең сумнан артык акча җыелды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас