Спорт
7 март 2022, 09:33

Тантаналы рәвештә каршы алдылар!

Бүген Мостай Кәрим исемендәге халыкара аэропортта  Александр Давидовичны каршы алдылар.

Тантаналы рәвештә каршы алдылар!Тантаналы рәвештә каршы алдылар!
Тантаналы рәвештә каршы алдылар!

 

Бүген Мостай Кәрим исемендәге халыкара аэропортта тантаналы рәвештә 2021 елда Дөнья кубогының 6 тапкыр бронза призеры, 2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарының бронза призеры, терәк-хәрәкәт аппараты зыянланган кешеләр арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча күп тапкырлар Русия чемпионы булган Александр Давидовичны каршы алдылар.

Башкортстан Республикасы спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русия Дәүләт думасы депутаты, Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Рима Баталова, шәхси тренеры Салават Гомәров, ике тапкыр 2020 елгы XVI Паралимпия уеннары чемпионы Богдан Мозговой һ.б. катнашлыгында үткән очрашу бик җылы узды.

8 мартта Александр биатлон буенча Уфа чаңгы марафонында,  ә 12 мартта биатлон буенча Русия кубогының 9 этабында катнашачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, 3 мартта Халыкара паралимпия комитетының Русия һәм Белоруссия спортчыларына карата карарын үзгәртүе билгеле булды. Спортчылар Пекиндагы кышкы Паралимпия уеннарына кертелмәячәк. Безнең спортчылар арасында Башкортстаннан Александр Давидович чыгыш ясарга тиеш иде...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас