Спорт
6 март 2022, 14:20

Тырышларга җиңү киләчәк!

   6 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәренең конькида фигуралы шуу буенча Ачык беренчелегендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Тырышларга җиңү киләчәк!Тырышларга җиңү киләчәк!
Тырышларга җиңү киләчәк!

6 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәренең конькида фигуралы шуу буенча Ачык беренчелегендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

   Төбәкара турнир “Ирәндек” боз сараенда үтте.  Анда ел саен Башкортстан, Чиләбе, Ырынбур, Курган өлкәләреннән 200дән артык спортчы катнаша.

   -Йолдызчыкларыбызны, яшь спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйм. Күптән түгел Пекинда Кышкы Олимпиада уеннары тәмамланды, анда Русия фигуристлары югары класс күрсәтеп, алтын медальләр яулады,- диде Радий Хәбиров үз чыгышында.- Башкортстаннан Эдуард Латыйпов һәм Семен Елистратов бронза медальләргә ия булды. Сезгә дә спорт уңышлары һәм яхшы кәеф телим! Тырышыгыз һәм спортта уңышлар килер!

   Журналистлар белән очрашуда Хәбиров республикада тагын да ачылачак боз сарайлары хакында әйтеп узды.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас