

Уфадагы ике уеннан соң Гагарин Кубогының плей-офф сериясе Новосибирскка күченде. Башкалабыздагы ике очрашу да Том Ламса җитәкләгән командабыз уңышы белән тәмамланды. Алдан көтелгәнчә,"Себер" командасының өй аренасындагы уены бөтенләй башка сценарийда үтте. Егор Алановның төгәл ыргытуы нәтиҗәсендә хуҗалар беренче булып исәпне ачтылар. Безнең егеләр өченче периодта, азчылыкта уйнаган вакытта җавап бирә алдылар. Хохряков һәм Тихонов исәпне тигезләделәр. Уенның төп 60 минутыннан соң исәп 1: 1 килеш калды. Бу сериядә беренче тапкыр оппонентлар җиңүчене өстәмә периодта гына билгели алдылар . Дөресрәге, ике өстәмә периодта. Очрашуның 103 нче минутында Валентин Пянов гол кертеп “Себер” командасы өчен беренче җиңүне яулады. Матч 2: 1 исәбе белән тәмамланды, сериядә исәп әле безнең файдага 2 – 1.
8 мартта көндәшләр Новосибирск шәһәрендә, сериянең дүртенче матчында көч сынашачак. Җиңү белән кайтуларын теләп калабыз.
Чыганак:bashinform.ru
Фото: bashinform.ru