Спорт
5 март 2022, 07:20

Биатлончылар ярышачак

Уфада  әлеге спорт төре буенча Русия Чемпионаты һәм Кубогының йомгаклау этабы узачак.

biatlonrus.combiatlonrus.com
Фото:biatlonrus.com

2022 елның 10-17 мартында Уфада узачак биатлон буенча Русия чемпионатының һәм кубогының йомгаклау этабында Русиядән һәм Беларусь Республикасыннан иң көчле биатлончылар катнашачак.

Ярышлар ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында алты узышны (Русия Кубогы финалы), эзәрлекләүләр узышын һәм зур масс-стартларны (барысы да Русия чемпионаты кысаларында) үз эченә алачак.

4-10 март көннәрендә Русия ир-атлар җыелма командасы биатлончылары Юрий Каминский һәм Сергей Башкиров җитәкчелегендә Уфада күнегүләр уздырылачак.

Команда составында Александр Логинов, Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Василий Томшин, Антон Бабиков, Александр Поварницын, Даниил Серохвостов, Михаил Бурундуков, Илназ Мөхәммәдҗәнов әзерләнәчәк. 8 марттан аларга Кәрим Хәлили, Михаил Первушин һәм Кирилл Стрельцов кушылачак.

«Белоруссия спортчыларының Русия Чемпионаты һәм Кубогы ярышларында катнашуы турындагы карар Белоруссия биатлон федерациясе рәисе Андриан Алексеевич Цыбульский белән үзара килешенде. Без кем белән дә булса конфронтация ясарга омтылмыйбыз, без бары тик безнең ил спортчылары мәнфәгатьләреннән генә чыгабыз. Белоруссия биатлончыларының катнашуы, һичшиксез, Уфа һәм Төмәндә узачак ярышлар дәрәҗәсен арттырачак», - дип билгеләде Русиянең биатлончылар союзы президенты Виктор Майгуров.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас