Спорт
3 март 2022, 08:08

Мактаулы исем алды

Уфа егете, биатлончы Эдуард Латыйповка “Русиянең атказанган спорт мастеры” исеме бирелде.

Мактаулы исем алдыМактаулы исем алды
Мактаулы исем алды

Русия спорт министры Олег Матыцин Уфа егете, биатлончы Эдуард Латыйповка “Русиянең атказанган спорт мастеры” исемен бирү турында карар иткән. Эдуард белән бергә тагын ике биатлончы – Ульяна Нигмәтуллина һәм Кристина Резцова да мактаулы исемгә лаек булган.

Эдуард Латйпов Пекин шәһәрендә үткән Кышкы Олимпиада уеннарында биатлон ярышларында өч бронза медаль яулады һәм ул Русия биатлончылары арасында иң күп титуллы спортчы исемен йөртә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас