

Русия ир-атлар биатлон командасы Уфада спорт җыены үткәрәчәк. Юрий Каминский һәм Сергей Башкиров җитәкчелегендәге илнең ир-атлар командасы Уфада узачак чемпионат алдыннан тренировкалар үткәрәчәк. Биатлон Союзы белдерүенчә Александр Логинов, Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Василий Томшин, Антон Бабиков, Александр Поварницын, Даниил Серохвостов, Михаил Бурундуков, Илназ Мөхәмәтҗанов 4 - 10 мартта команда составында спорт җыены үткәрәчәк. 8 марттан аларга Кәрим Хәлили, Михаил Первушин һәм Кирилл Стрельцов кушылачак. Русия хатын-кызлар командасы үз төбәкләрендә Русия Кубогы һәм Чемпионат ярышларына әзерләнәчәк.
Элегерәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенә Уфа биатлон комплексында илнең кышкы биатлон чемпионатын үткәрү турында боерык әзерләргә күрсәтмә биргән иде.
Чемпионат 2022 елның 10 -17 мартында узачак.
Чыганак: Башинформ
Фото: Русия биатлончылар союзы