Спорт
27 февраль 2022, 10:50

Үрнәк күрсәттеләр

Радий Хәбиров Олимпия уеннары призерлары һәм катнашучылары белән очрашты.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм катнашучылары белән очрашуы узды.

«Без барыбыз да кышкы Олимпия уеннары барышын карадык, бөтен республика чын күңелдән җан атты, Русия спортчылары өчен борчылдык. Һәм, әлбәттә, без сезнең чыгышларыгызны аерым игътибар белән күзәттек», — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында катнашучылар һәм призерлар белән очрашуда.

Республика җитәкчесе Башкортстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен, төбәк спорт инфраструктурасына җитди өлеш кертүен билгеләп үтте. Уфаның 450 еллыгына республика башкаласында волейбол һәм көрәш сарайлары, ишү каналы төзеләчәк, тиздән зур гимнастика үзәге ачылачак. Республика шәһәрләрендә бассейннар һәм физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелә.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, матди ярдәм дә бик мөһим. Республикада «Авыл тренеры» программасы кабул ителде, спорт министрлыгы республикада спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр эшли.

«Безнең олимпиячеләребез барыбызга да хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек белән иң югары максатларга ирешүнең яхшы үрнәген күрсәттеләр!» , - диде Радий Хәбиров.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас