Спорт
27 февраль 2022, 10:05

Алар белән горурланабыз

XXIV кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм катнашучылары белән тантаналы чара.

Алар белән горурланабызАлар белән горурланабыз
Алар белән горурланабыз

Бүген «Уфа-Арена» каршындагы мәйданда 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм катнашучылары белән тантаналы очрашу узды. Пекиндагы Олимпия уеннарында дүрт спортчыбыз бронза медаль яулаган иде.

Республиканы Русия җыелма командасы составында 14 спортчы тәкъдим итте, шулар арасында 2014 елгы Олимпия чемпионы, 2018 һәм 2022 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, шорт-трекчы Семен Елистратов, 2022 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, биатлончы Эдуард Латыйпов, 2014 елгы Олимпия чемпионы, 2010 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, скелетончы Александр Третьяков һәм ике бобслеичы (Юлия Беломестных, Ростислав Гайтюкевич).

Уфаны һәм республиканы шулай ук «Агыйдел» хоккей командасының җиде хоккейчысы (Вероника Коржакова, Мария Печникова, Мария Сорокина, Ольга Сосина, Анна Шибанова, Мария Баталова, Полина Лучникова), «Салават Юлаев» командасының ике хоккейчысы (Александр Кадейкин, Шакир Мөхәммәдуллин) тәкъдим итте.

Спортчылар утырган автобусны «Уфа-Арена» мәйданында җыелма команда җанатарлары көчле алкышлар белән каршы алды һәм шунда ук спортчыларны уратып алдылар. Алар кече аренага тере коридор аша уздылар. Олимпиячеләр автограф – сессиядә катнашты, җанатарлары белән истәлеккә фотога төште.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас