

Хоккей буенча Русия җыелма командасы Пекин шәһәрендә барган Олимпиада уеннары кысаларында финалда Финляндия җыелма командасыннан җиңелде.
Беренче периодта русиялеләр исәпне ачып, финнарга гол кертсә дә, икенче периодта каршы як исәпне тигезләүгә иреште. Көчергәнешле көрәштә финнар русиялеләрнең капкасына тагын бер гол кертүгә иреште. Шулай итеп, Русия җыелма командасы көмеш медальгә ия булды, Финляндия җыелма командасы тарихта беренче тапкыр хоккей буенча Олимпиада чемпионы булды. Җиңү голын финнарга Ханнес Бьорничен кертте.
Бронза медаль өчен көрәштә Словакия командасы шведларны 4:0 исәбе белән тар-мар итеп, пъедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Чыганак:www.kp.ru