Спорт
18 февраль 2022, 12:53

Якташыбызны каршы алырга әзерләнәбез

Олимпия уеннарында җиңүчеләребез туган якка кайта башладылар.

Якташыбызны каршы алырга әзерләнәбезЯкташыбызны каршы алырга әзерләнәбез
Якташыбызны каршы алырга әзерләнәбез

19 февральдә Олимпия уеннары чемпионы, 2018 һәм 2022 Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Семен Елистратовның Уфага кайтуы көтелә. Дүртенче тапкыр Олимпия уеннарында катнашып җиңүләргә ирешкән Башкортстан спортчысын белмәгән кеше сирәктер. Башкалабызда аның исемен йөрткән һәм ил күләмендә иң заманча шорт – трек үзәге 2019 елда ачылган иде. Анда бүген 200 дән артык, җиде яшьтән өлкән балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә. Тренерлар белдерүенчә өметле спортчылар үсеп килә. Киләчәктә Семен Елистратовка лаеклы алмаш үсәр дигән өметтә калабыз. Семен үзе дә әлеге үзәктә атнасына алты тапкыр, сигезәр сәгәть күнекмәләр үткәрә. Семен Елистратовның җиңүләреннән соң Башкортстанда гына түгел, тоташ Русия күләмендә дә шорт – трек спорт төренә зур кызыксыну артты. Семенның бу җиңүләреннән соң тагын да артачагына шик тә юк.

Фото:ufa.kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас