

Русия хоккей җыелма командасы Олимпия уеннарының ярымфиналында Швецияне җиңде. Мондый көчергәнешле уен булачагы көтелгән иде. Өч периодтагы, чагыштырмача тигез уен, 1 : 1 исәбе белән тәмамланды.Өстәмә периодта да исәп үзгәрмәде. Матчтан соңгы буллитлар сериясендә Русия командасы төгәлрәк булды һәм 3: 2 исәбе белән җиңү яулады. Шулай итеп безнең команда хоккей буенча Олимпия уеннарының финалына чыкты. Егетләребез финалда Финляндия командасы белән көч сынашачак. Финляндия җыелма командасы ярымфиналда Словакларны җиңеп алга атлады. Финляндия җыелма командасында, “Салават Юлаев “ командасында уйнаган фин егетләрен исәпкә алсак, Русия җыелма командасына җиңел булмаячак.
2018 елдагы Олимпия уеннарында Русия җыелмасы безнең “Салават Юлаев” та уйнап биеклекләргә ирешкән Кирилл Капризов керткән гол белән Олимпия чемпионы булган иде.
Бу уеннарда да шул дәрәҗәне тотсак иде.
Чыганак:mk.ru
Фото:mk.ru