

Якташыбыз Эдуард Латыйпов Пекинда барган Олимпия уеннарында икенче тапкыр бронза баскычка күтәрелде. Ир-атлар арасында биатлон спорт төрендә12,5 чакрымга узышуда Башкортстан спортчысы янә иң көчлеләр исемлегендә. Алдагы көндәге узыштан соң унберенче урында булган Эдуард бүген уңышлы чыгышы белән өченче баскычка күтәрелә алды һәм икенче бронза медаль алуга өлгәште.Бу төр ярышларда безнең ил спортчылары 2002 елдан алып җиңүчеләр рәтендә булмаган.
“Минем гаиләмә, барлык туганнарыма, дусларыбызга, илебезгә рәхмәт! Сез иң яхшы җанатарлар. Бүген һава торышы бик авыр булды, мин ату белән ялгышмаска тырыштым. Функциональ яктан аеруча катлаулы ярыш, мин бәхетле”, - диде Эдуард финиш сызыгын узу белән. Афарин Эдуард!
Гомумән алганда, 20 февральдә тәмамланачак 2022 Пекин Олимпия уеннарында 15 спорт төрендә 109 медаль җыелмасы уйналачак.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ