

Татарстанда туып үскән, бүген Стәрлетамакның физик культура, идарә һәм сервис колледжы студенты Данил Садриев Пекинда үткән Олимпиадада көмеш медаль яулады.
18 яшьлек егет аны Евгений Климов, Ирина Аввакумова һәм Ирма Махиня белән бергә трамплиннан сикерү буенча команда ярышында алды.
“Данилны ихлас күңелдән тәбриклим! Яңа җиңүләр, бетмәс энергия, ныклы сәламәтлек телим”, – дип язды Стәрлетамак мэры Рөстәм Газизов.
Республиканың Мәгариф министрлыгыннан әйтүләренчә, Данил Стәрлетамакның физик культура, идарә һәм сервис колледжына 2021 елда укырга кергән. “Физик культура” белгечлеге буенча белем ала.
Татарстан өчен чыгыш ясаучы, бездә укучы яшь спортчыга уңышлар телибез. Үзебезнең егет!