

Олимпиаданың хоккей бәйгеләре Русия җыелма командасының Швейцария командасына каршы киеренке уены белән башланды. Русиялеләр беренче голны беренче период ахырына өч секунд кала керттеләр. Антон Слепышев капканы әйләнеп чыкты һәм һөҗүм итте. Шайба көндәшнең сакчысы тимераягына эләккәннән соң капка эченә очты. Шулай итеп исәп 1: 0 булды Очрашуның киләсе 40 минуты да бик киеренке барды. Матч ахырында безнең команда исәпне саклап калу өчен уйный башлады. Көндәшләр хәтта соңгы сиренага бер минут кала исәпне тигезли яздылар, бәхеткә уңыш безнең якта калды.
Алексей. Жамнов җитәкләгән безнең команда киләсе матчны 11 февральдә Дания җыелма командасы белән уткәрәчәк. Егетләребезгә уңышлар юлдаш булсын!
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ