

Олимпиада уеннарында шорт-трек буенча бронза медаль яулаган Уфа егете Семен Елистратовны бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров котлады. Елистратов Пекин шәһәрендә барган уеннарда 1500 метрга ярышта финишка өченче булып килде. Җиңүне Көньяк Кореядан Тэ Хон Хван яулады, икенче урынга Канада спортчысы Стивен Дюбуа лаек булды.
Семен Елистратов “ГорОбзор.Ру” порталына интервью биргән. Ул Башкортстан халкына рәхмәт әйткән.
Пекиндагы Олимпиада – Семенның инде дүртенче Олимпиадасы. “Олимпиада – һәр спортчы өчен иң мөһим ярышлар, уеннар булып тора”, - дигән ул. Олимпиада уеннары дүрт елга бер үтә һәм аңа бертуктаусыз әерләнергә кирәк. Семен 2014 елда Сочи шәһәрендә үткән Олимпиада уеннарында эстафетада алтын, 2018 елда Пхенчхан шәһәрендә бронза медаль яулаган иде. Бүгенге бронза - аның өченче медале.
Чыганак: gorobzor.ru