Спорт
8 февраль 2022, 05:45

Олимпиада-2022 көндәлеге

Булдырасыз, егетләр-кызлар!

Олимпиада-2022 көндәлегеОлимпиада-2022 көндәлеге
Олимпиада-2022 көндәлеге

 Булдырасыз, егетләр-кызлар!

 

Кытайда дәвам итүче Олимпиадада Лениногорский егете Данил Садрыев “көмеш” медаль яулады.

18 яшьлек егет Олимпиада тарихында Русия командасы өчен  трамплиннан сикерү буенча беренче медальне эләктерде!

Данил Садрыев, Евгений Климов, Ирма Махиня һәм Екатерина Аввакумова катнаш команда ярышларында көмеш медальгә лаек булдылар!

Кабатлап әйтәбез, чаңгыда трамплиннан сикерү буенча бөтен олимпиадалар тарихында Русиянең беренче медале бу!

 Совет спортчылары трамплиннан сикерү буенча медальне соңгы тапкыр 1968 елда ( 54 ел элек) алганнар. Ул Владимир Белоусов алган «алтын» булган. Катлаулы шартларда зур сынаулар үтүче спортчыларыбыз белән горурланабыз. Аларга уңышлар гына юлдаш булсын!  

Олимпиада-2022 көндәлеге
Олимпиада-2022 көндәлеге
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас