Спорт
7 февраль 2022, 04:50

Алтын - безнеке!

Без сезнең  белән чиксез горурланабыз. 

Русиянең бозда фигуралы шуу буенча җыелма командасы Пекинда узучы Олимпия уеннарында  баллар буенча алдан җиңү яулады. Моңа кадәр хәбәр ителүенчә, Анастасия мишина һәм Александр Галләмов кичә, 7 февральдә үз төрләрендә беренче булган иде, ә Виктория Синицина белән Никита Кацалаповның  икенче урын алган бию дуэты Русиягә алтын бүләк итте.  

Алда спортчы кызларыбызның ялгыз шуу буенча чыгышлары көтелә. Әмма 58 баллга ия америкалылар Русия җыелмасын (64 балл) узып китә алмаячак.

Фигуристларыбыз яулаган алтын Русия спортчылары өчен икенче булды. Беренче зур җиңүне илебез җыелмасына чаңгыда шуучы Александр Большунов китерде. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Без сезнең  белән горурланабыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас