Спорт
5 февраль 2022, 10:44

Безнең исәптә – бер бронза

Медальләрне саный башладык.

ОКРОКР
ОКР

Бүген, 5 февральдә, Башкортстан биатлончысы Эдуард Латыйпов Пекинда барган Олимпиадада медаль яулады. Бу – республика өчен беренче, ә Русия җыелма командасы өчен икенче медаль.

Катнаш эстафетада Кристина Резцова, Ульяна Нигмәтуллина һәм Александр Логинов бронза медаль алды.

Эстафетаны Латыйпов тәмамлады. Ул, эстафетаны Логиновтан кабул итеп, үзенең этабында беренче булып китте. Ату бәйгеләрен яхшы башкарып чыкты, ләкин финишка җитәм дигәндә, ни кызганыч, Норвегия һәм Франция спортчылары аны үтеп китте. Әмма бронза да – зур көч белән яуланган җиңү.

Эдуард Латыйпов – Башкортстанның биатлон мәктәбе тәрбияләнүчесе. Ул Русиянең атказанган тренеры Никитин Виктор Анатольевичта дәресләр алган.

Бүген республикада биатлон спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Ә Эдуардның җиңүләре яшь спортчылар өчен үрнәк булып торыр, мөгаен.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас