

Пекинда кышкы Олимпия уеннары ачылышында Русия командасы байрагын Ольга Фаткулина һәм Вадим Шипачев алып чыгачак.
Ольга Фаткулина өчен Пекиндагы уеннар аның карьерасында өченче булачак: 2010 елда ул Ванкуверда көч сынашты, 2014 елда Сочида 500 метрга узышуда көмеш медаль яулады. Вадим Шипачев Пхенчхандагы уеннарда хоккей буенча Олимпия чемпионы булды. Пекинда ул җыелма команда капитаны булачак.
Пекин Олимпиадасының тантаналы ачылышы 4 февральдә, Башкортстан вакыты белән 17 сәгатьтә башланачак. Уеннарның беренче җиңүчеләрен бүләкләү 5 февральдә булачак. Олимпиада бәйгеләре барган 16 көн эчендә спортчылар 15 спорт төрендә 109 комплект медаль өчен көч сынашачак.
Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) санкцияләре аркасында безнең спортчыларыбыз Пекинда янә Русия Олимпия комитеты байрагы астында көч сынашачак.
Чыганак:eurosport.ru
Фото:eurosport.ru