

21 гыйнварда Башкортстан биатлончысы Антон Бабиков Дөнья кубогы этабында 20 чакрымга шәхси беренчелектә узышта уңышлы чыгыш ясап алтын медаль яулады.
23 гыйнварда Русиянең ир-атлар биатлон командасы Дөнья кубогының җиденче этабында эстафета узышында икенче урынны яулады. Русия җыелма командасында Антон Бабиков, Даниил Серохвостов, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов чыгыш ясады.
Бу эстафета Дөнья кубогының әлеге сезонында дүртенче булды. Русия спортчылары һәрвакыт пьедесталга күтәрелделәр - 1җиңү, 1 икенче һәм 2 тапкыр өченче урын. Гыйнвар башында коронавирус йоктырып Эдуард Латыйпов 14 көн карантинда булды. Шуңа карамастан соңгы эстафетада нәкъ Эдуардның тырышлыгы белән безнең җыелма команда көмеш баскычка күтәрелә алды. Афәрин, егетләр!
Чыганак: ТАСС
Фото: vm.ru/news