Спорт
16 гыйнвар 2022, 05:12

Спорт оешмаларына дәүләт ярдәме арта

Уфа спорт мәктәпләре 2021 елда 52 миллион сумга корылмалар һәм җиһазлар сатып алдылар.

Спорт оешмаларына дәүләт ярдәме артаСпорт оешмаларына дәүләт ярдәме арта
Спорт оешмаларына дәүләт ярдәме арта

2021 елда Башкортстан Спорт министрлыгы "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында егерме өч муниципаль спорт мәктәбе өчен спорт корылмалары, җиһазлар һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен 52,6 миллион сум бүлеп бирде. Болар барсы да Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән"Демография" милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.

Аерым алганда, "Спартак" Олимпия резерв спорт мәктәбенә кыяга менү симуляторлар комплексы сатып алынды.Тимераякта шуу һәм шорт – трек спортын үстерү өчен Олимпия резервы спорт мәктәбенә заманча тимераяклар кайтарылды. Олимпия резервы спорт мәктәбенә һәм М.М. Азаматов исемендәге 3нче санлы спорт мәктәбенә тимераяклар үткерләү өчен машиналар сатып алып урнаштырылды. "Геркулес", 12  һәм 22 нче санлы спорт мәктәпләренә татамилар сатып алынды. Яшь спортчыларны әзерләү өчен 28 санлы спорт мәктәбенә байдарка һәм каноэлар кайтарылды.

- Заманча спорт корылмалары һәм җиһазлар сатып алу нәтиҗәсендә, спорт учреждениеләренең материаль-техник базасын сизелерлек яхшырту мөмкин булды. Моннан тыш, 2021 елдан башлап, милли проект кысаларында бүлеп бирелгән акча спортчылар өчен тренировкалар җыеннары үткәрүгә кулланыла ала. Узган ел Уфа спорт мәктәпләренең 262 укучысы шундый спорт җыеннарында катнаштылар, ди Уфаның физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Егор Сорокин.

Милли проектны тормышка ашыру кысаларында бүлеп бирелгән акчаларга өстәп 13 нче санлы спорт мәктәбенең "Алиса" гандбол командасына Форд микроавтобусы тапшырылды. “Уфимец” һәм 14 санлы  спорт мәктәпләренә тренировкалар үткәрү өчен заманча җиһазлар кайтарып бирелде.

Чыганак: Уфа шәһәре хакимияте

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас