+28 °С
Болытлы


Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының алтын медален яулады. Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча ул 259,06 балл җыйды. Икенче баскычка Анна Щербакова, өченчегә Александра Трусова күтәрелде. Алар өчесе дә 4 февральдә Пекинда старт алачак кышкы Олимпия уеннарына сайлап алындылар. Аңа кадәр егетләребез дә беренче өч баскычны яуладылар.
Олимпиа уеннарында да һәммәсенә уңышлар теләп калабыз.
Чыганак: ТАСС
Фото: ТАСС