Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар , 12:17

Егетләребез янә җиңү яуладылар

KAMAЗ-мастер беренче дүрт урынга ия.

Егетләребез янә җиңү яуладылар

Дакарның соңгы көнендә 164 километрга сприн узышында дөньякүләм ярышларның җиңүчеләре билгеләнде. Соңгы бәйгедә дә күңелсез сюрпризлар булмады. Финиш сызыгында көннең иң яхшы нәтиҗәсен Дмитрий Сотников, Руслан Әхмадиев һәм Илгиз Әхмәтҗановтан торган экипаж күрсәтте. Алар икенче ел рәттән Дакар ралли марафонында җиңүче булды.

Йөк машиналары узышында Эдуард Николаев икенче, Антон Шибалов өченче урынны алды. Андрей Каргинов экипажы дүртенче булды. Соңгы тапкыр Яр Чаллы командасы беренче дүрт урынны 2011 елда алган булган. KAMAЗ-мастер өчен титул тарихта 19 нчы булды.

Егетләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: kamaz.ru

Фото: kamaz.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф