Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар , 12:50

Алинә Заһитова Олимпиадага бара

Алинә янә зур спортка кайттымы әллә?

Алинә Заһитова Олимпиадага бара

Алинәне фигуралы шуу буенча Русия, Европа, дөнья һәм Олимпия чемпионы буларак беләләр иде. 2020 елда ул зур спорттан китте һәм журналист буларак үзен сынап карарга булды. Уңышлы кеше бар яклап та уңышлы дип тиккә әйтмиләр шул, ул бу һөнәрне дә бик тиз үзләштерде.  

Алинә Заһитова Пекинга (Кытай) 2022 елдагы кышкы Олимпия уеннарына 1 канал хәбәрчесе буларак баруын хәбәр итте.

"Хәзер мин бик борчылам дип әйтәсе килә, чөнки Олимпия уеннарына Беренче канал хәбәрчесе буларак бару минем өчен зур дәрәҗә. Бу минем өчен бик хөрмәтле ”, -диде Заһитова Беренче каналда ясаган чыгышында.

Кышкы Олимпия уеннары 4 февральдә старт ала. Коллегабызга бу юнәлештә дә зур уңышлар теләп калабыз.

Чыганак:sportmail.ru

Фото:sportmail.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф