Спорт
10 гыйнвар 2022, 06:50

Апалы-сеңелле – чемпионнар

Стәрлетамак спортчылары Карина белән Аделина Морзабаевалар узган җәйдәге дөнья чемпионатында җиңүче булдылар.

Апалы-сеңелле – чемпионнарАпалы-сеңелле – чемпионнар
Апалы-сеңелле – чемпионнар

Башкаланың «Уфа-Арена» спорт комплексында яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты үтеп, анда Карина Морзабаева грэплинг дисциплинасында югары бүләккә ия булды. Башкортстан спортчысы дөнья чемпионатында беренче алтын медаль яулады. Карина турнир башланганчы ук фаворит санала иде. Ул ике ел элек Бакуда узган дөнья беренчелегендә ике тапкыр бронза призеры булды. Ныклы әзерлек спортчыны яңа бүләккә китерде.

Аның апасы Аделина Морзабева да әлеге спорт төрендә уңышлы чыгыш ясап, алтын медаль яулады. Хәзер алар юниорлар арасында дөнья чемпионнары.

Апалы-сеңелле Морзабаевалар кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә. Кызларның әтисе-самбо буенча тренер. Нәкъ менә шушы төрдән башласалар, арытаба билбау көрәшендә һәм грэплингта үзләрен сыныйлар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас