Спорт
9 гыйнвар 2022, 13:33

Олимпия уеннары якынлаша

Иң зур спорт уеннарына кемнәр сайлап алыныр?

Олимпия уеннары якынлашаОлимпия уеннары якынлаша
Олимпия уеннары якынлаша

Фигуралы шуу буенча ил җыелма командасында чыгыш ясаячак спортчылар билгеләнә башлады. 1 февральдә Русиянең фигуралы шуу буенча командасы Красноярск шәһәреннән Пекинга Олимпия уеннарына очачак. Бу турыда Русиянең фигуралы шуу Федерациясе директоры Александр Коган игълан итте.

“Хатын-кызлар арасында Русиянең хәзерге чемпионы Камилә Вәлиеваның ил җыелмасына эләгәчәге әле үк билгеле”,- диде Александр Коган.

Фигуралы шуу буенча команда ярышлары 4-7 февральдә узачак. Пекиндагы Олимпия уеннары 4 февральдән 20 февральгә кадәр барачак.

Безнең якташыбыз, биатлончы Эдуард Латыйповның коронавирус йоктыру аркасында Олимпия уеннарына эләкмәү куркынычы бар. Бу спортчыбыз өчен дә, ил җыелмасы өчен дә бик зур югалту булачак, чөнки соңгы ике елда нәкъ Эдуард командабызның иң көчле спортчысы дәрәҗәсенә күтәрелгән иде.

Чыганак: ТАСС

Фото: ТАСС

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас