

Алсу Минәҗева 1998 елда Илеш районының Илеш авылында туа. Көймәләр классларында ялгыз каноэда һәм ялгыз байдаркада хатын-кызлар арасында чыгыш ясый. Ишү спорты белән 2011 елның маенда Уфада шөгыльләнә башлый. Хәзер Мәскәү өлкәсендә шөгыльләнә, Мәскәү өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы өчен чыгыш ясый. Русия җыелма командасы составына кергән. Спорт мастеры (ишкәкле слалом, ялгыз байдарка, ялгыз каноэ).
Токиода узган Олимпия уеннарында А.Минәҗева да катнашты. Алсу Филүс кызы Япония башкаласында ишкәкле салом буенча Русия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Аның өчен бу тормышта беренче Олимпиада.
Бу киң күләмле вакыйга, спортчылар карьера чорының күп вакытын аңа әзерләнүгә багышлый. Бу ярышлар дүрт елга бер тапкыр гына уза. Олимпиадада катнашу-һәр спортчының иң югары максаты. Уеннарга катгый сайлап алу еллар дәвам итә, һәм аларга бары тик иң-иңнәре генә эләгәргә мөмкин. Алсу да олимпиадада җитди әзерләнеп, катнаша.
Башкортстан спортчысы Русиядән ишкәкле слаломда бердәнбер спортчы иде. Дебют олимпиадасы спортчыга 14 нче урын алып килде.
Илеш районы үзенең билгеле ул- кызлары белән горурланырга хаклы һәм горурланып яши дә. Шулар рәтендә Алсу Минәҗева да - туган җиренең үрнәк алырлык спортчысы.