Спорт
9 гыйнвар 2022, 06:52

Биатлончыларыбыз уңышы

Якташыбыз җиңүләре белән сөендерә.

Биатлончыларыбыз уңышыБиатлончыларыбыз уңышы
Биатлончыларыбыз уңышы

Кристина Резцова һәм Антон Бабиков Германиянең Оберхоф шәһәрендә узган Дөнья кубогы этабында җиңү яуладылар. Беренче өчлектә Австрия (Саймон Эдер һәм Лиза Тереза ​​Хаусер) һәм Украина (Артем Тишченко һәм Дарья Блашко) бар. Русия спортчылары узышны 40 минут 30 секундта тәмамладылар. Австриялеләр 40 секундка, Украина пары бер минутка артта калды. Узган сезонда Антон Бабиков коронавирус йоктырып, бик каты авырды һәм үз югарылыгындагы күрсәткечләргә ирешә алмады. Быелгы мизгел башлангач, ноябрь һәм декабрь айларында Европа кубогы этапларында 2 алтын медаль яулады. Инде Дөнья кубогы этабында да уңышка иреште. Бу бик мөһим, чөнки бу этапларда җиңү яулаган спортчыларыбыз, февраль аенда Пекинда узачак кышкы Олимпия уеннарына сайлап алыначак.

Күңелсез яңалык та бар, якташыбыз Эдуард Латыйпов Оберхофтагы Дөнья кубогында җыелма командага булыша алмый. Аның коронавирус йоктыруы билгеле булды. Башта команданың массажисты авырып китүе хакында хәбәр ителгән иде. Эдуард Латыйпов 19 гыйнварга кадәр карантинга җибәрелде. Аңа башка спортчылар белән аралашырга рөхсәт ителми, шулай да аерым рәвештә көненә ике сәгать, җиңелчә күнекмәләр үткәрергә рөхсәт телгән.

Чыганак: ТАСС

Фото: ТАСС

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас