Спорт
6 гыйнвар 2022, 09:16

Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!

Татар кызы Камилә Җиңүләр яулый килә!

Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!
Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!

Татар кызы Камилә

Җиңүләр яулый килә!

 

Камилә Вәлиева узган елның ачышы булды. Камиләбез бозда шууу остасы булып танылды, яшь кенә туташ уңышлары белән, үзенең барлыгы белән безгә кабатланмс шатлык-сөенечләр бүләк итте. Камилә Вәлиева узган елда уңышлары белән аерылып торган билгеле кешеләрнең берсе, мәшһүр татар кызы, өметле спортчы, фигуралы шуу остасы буларак танылды!

14 яшьлек кызыбыз фигуралы шууда, ике программа буенча 283,48 балл җыеп, Россия чемпионы булды. Ил чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарында Русия данын яклаячак.

Камилә кайда туган? Ул Казан кызымы? Шуңа охшаш сораулар күп укучыларга тынгылык бирми.

Әйе, Камилә – Казан кызы. Ул 2006 елның 26 апрелендә туган. Йолдызнамәсе буенча – Үгезбозау. Әти-әнисе турында мәгълүмат бик күп түгел. Шунысы билгеле, Камилә сабый чакта еш авырган һәм әти-әнисенә кызчыкны спортка алып барырга киңәш иткәннәр. Һәм ул вакытта, спортның фигуралы шуу төрен сайлаганда, киләчәктә көткән уңышлар турында уйларга да кыймаганнардыр, мөгаен.

 Кызның беренче тренеры Ксения Иванова була.

 

Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!
Камилә Вәлиева – узган елның ачышы!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас