

"Демография" милли проекты кысаларында Яңавыл районында физик тәрбия өчен шартлар тудырыла һәм яхшыра, массакүләм спорт төрләре үсә.
“Юность» спорт һәм ял итү комплексында Яңа ел кысаларында ике спорт чарасы узды. "Вәгъдәләр узышы" марафоны кысаларында «Скандинав йөрүе» н өйрәтү чарасы үтте. Марафонда катнашучылар ел дәвамында үзләренә вәгъдә бирделәр – бу спорт төрен алар үзләштерәчәк һәм тормышка ашырачак. Ярышта катнашучылар үз вәгъдәләрен тормышка ашыра башлауны исбат итеп 2022 м араны үттеләр. Ярышта катнашучылар өчен. әкият персонажлары катнашлыгында театральләштерелгән спектакль һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы котлаулары булды.
“Скандинав йөрүе”н яратучылар өчен махсус күнегүләр оештырылды. Барлык катнашучыларны финишта бәйрәмчә кайнар чәй көтте. Балалар өчен уеннар оештырылды. Кыш Бабай балаларның һәрберсенә игътибар биреп татлы бүләк таратты. Чара бик матур һәм җанлы булып чыкты, катнашучылар үз тәэсиратләре белән уртаклаштылар һәм аларның һәрберсе үзләрен бала чактагы әкияттә булган кебек тойдылар. Бала чактагы барлык теләкләр һәм вәгъдәләр тормышка ашырга тиеш һәм боларның барысы да безгә бәйле!
Яңа ел белән дуслар!!!
Чыганак: “Юность» спорт һәм физкультура муниципаль учреждениесе