

Һәрбер тармак гыйнвар аенда узган елга йомгак ясый, алдагы елга планнар кора. Бүген спорт тармагына тукталырбыз. Йомгак ясау да төрле яклы була. Аны спорт матбугаты белгечләре дә, спорт министрлыгы һәм федерацияләре дә, спорт сөючеләр дә үзенчә бәяли. Аларның фикерләре тулысынча туры да килми, чөнки берәүләр футбол ярата, икенчеләренә хоккей җене кагылган була. Шулай да якынча исемлекне атап үтәргә була. 2021 елда дөнья, Русия һәм Башкортстанның спорт тармагында көярмәннәрне сөендергән минутлар шактый булды. Беренче чиратта Токиода узган җәйге Олимпия һәм Паралимпия уеннарында уңышка ирешкән якташларыбызның исемнәрен телгә алып үтәсебез килә. Олимпия уеннарында Башкортстан данын биш спортчыбыз яклады. Алар – Аделина Заһидуллина, Тимур Сафин, Алсу Минаҗева, Александр Сергеев һәм Варвара Баранова.
Якташларыбыз уңышлы чыгышлары белән куандырды. Фехтование буенча Русия хатын – кызлар җыелма командасы составында Аделина Заһидуллина алтын баскычка күтәрелде. 2003 елдан фехтование белән шөгыльләнә. Аның иң уңышлы чыгышлары – 2016 һәм 2019 елларга туры килә, ул команда беренчелегендә дөнья һәм Европа чемпионы булды. Шулай ук Европа уеннарында шәхси чыгышында алтын медаль яулады. Ниһаять, Олимпия алтынын алуга да иреште. Моның белән ул фехтование буенча дөньяның иң дәрәҗәле спортчылары исемлегенә керде.
Тимур Сафин фехтование буенча ир- атлар командасы белән алты яшеннән шөгыльләнә. Берничә ел эчендә Русия, Европа һәм дөнья чемпионатларында төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Аның өчен бу икенче Олимпиада булды. 2016 елда уздырылган Олимпия уеннарында Тимур команда беренчелегендә алтын медаль алган иде инде.
Япония башкаласы Токиода узган Паралимпия уеннарында да Башкортстан спортчылары яхшы күрсәткечләргә ирештеләр, илебезнең җыелма командасына барлыгы 241 спортчы керде. Шуларның 14 е Башкортстаннан иде. Уеннарны ачу тантанасында безнең спортчыбыз ил җыелма командасын җитәкләде, ягъни җиңел атлетика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Андрей Вдовин һәм 1500 метрга йөгерүдә ике тапкыр Паралимпия чемпионы, Башкортстан спортчысы Елена Паутова байрак тотып алдан бардылыр. Башкортстан спортчылары, дүрт спорт төрендә – йөзү, фехтование, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча ярышларда катнашып, соклангыч күрсәткечләргә ирештеләр. Якташларыбыз 12 медаль: 5- алтын, 3- көмеш һәм 4 бронза медаль алуга өлгәштеләр.
Богдан Мозговой терәк- хәрәкәт аппараты зыян күргән спортчылар арасында көч сынашты. Токиода узган уеннарда башта 100 метр арага аркада йөзүдә алтын баскычка күтәрелде. Арытаба 100 метрга йөзүдә эстафета командасы белән тагын бер алтын алды.
Андрей Николаев бу уеннарда зур уңышларга иреште. Башта 400 метрга йөзүдә көмеш медаль яулады. Арытаба шәхси беренчелектә 100 метрга йөзүдә һәм эстафета командасы белән ике алтын алды.
Елена Пркофева уеннарның иң өлкән яштәге (50 яш) спортчысы булып тарихка кереп калды. Паралимпия уеннарында өстәл теннисы бәйгесендә алтын медаль яулады. Күрүегезчә, ихтыяр көче, зур теләк булганда, бернинди авыру да, яшь тә җиңүләргә киртә була алмый.
Шулай ук якташларыбыз Илнур Гарипов белән Анна Крившина- сукыр спортчылар арасында йөзүдә микс эстафетада алтын спортчыларыбыз – 100 метр арага йөзүдә беренчелекне яулап кына калмадылар, Паралимпия рекорды да куйдылар. Анна аңа кадәр 50 метрга йөзүдә көмеш медаль алды.
Берничә спортчыбыз бронза медаль алуга өлгәште. Аделина Разетдинова – 100 метр араны брасс стиле белән йөзүдә, Никита Нагаев- фехтование, Артур Сәйфетдинов – сукыр спортчылар арасында 100 метрга йөзүдә, Анна Кулинич - Сорокина сукыр спортчылар арасында 200 метрга йөгерүдә бронза медаль яулады.
Айгөлнең зур җиңүе
“Башкортстан” үзәк шашка клубыннан Айгөл Идрисова хатын- кызлар арасында халыкара шашка буенча Европа чемпионы булды. Тамара Тансыккужина һәм Зоя Голубевадан кала, Айгөл өч программада да Европа чемпионатын откан өченче кеше булды. Афарин!
Биатлончылар уңышы
Биатлончыларыбыз да дөнья дәрәҗәсендәге уңышлары белән куандыра. Бүген якташыбыз, Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында җиңүләр яулаган Максим Чудовка лаеклы алмаш үсте дип шикләнмичә әйтергә була.
Антон Бабиков соңгы елларда дөньяның иң көчле биатлончылары исемлегендә ныклы урын алды. Ноябрь – декабрь айларында Европа кубогы этапларында ике алтын медаль алып өлгерде. Әле биатлон мизгеле башлана гына, алдагы көндә дә уңышлар юлдаш булсын.
Икенче яшь һәм танылырга өлгергән спортчыбыз – Эдуард Латыйпов. Эдуардны соңгы ике елда эстафета ярышларының дүртенче, соңгы этабына куя башладылар. Чөнки ул соңгы этапта йөгереп, командабыз артта барганда да алга чыгып, аны җиңү баскычына күтәргән егетебез. Яз көне аның тырышлыгы һәм уңышлы чыгышы нәтиҗәсендә ир – атлар эстафетасы дөнья чемпионатында бронза медаль алуга иреште. Инде ноябрь һәм декабрь аенда узган дөнья кубогы этапларында да нәкъ аның яхшы күрсәткечләре аркасында командабыз ике тапкыр бронза һәм көмеш медаль яулады. Февраль аенда Кытайда узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашуда Эдуард беренче кандидат диләр биатлон федерациясе җитәкчеләре.
PS. Башкортстан спорт обектлары төзү буенча да алдынгылар рәтендә. Бүген республикада 12 мең 774 спорт обекты халыкны хезмәтләндерә. Шуларның 7 мең 712 се район һәм авылларыбызда урнашкан. Бу күрсәткечләр буенча Башкортстан ил буенча Мәскәүдән генә калышып икенче урында тора. Иң мөһиме, күпкатлы йорт ихаталарында балалар һәм гаилә белән ял итәрлек һәм шөгыльләнерлек спорт мәйданчыклары күпләп төзелә. 2024 елга барлык район үзәкләрендә бассейннар төзеп тапшырырга дигән бурыч куелды һәм бу максатка эзмә- эзлекле ирешеп барабыз. Димәк, төбәктә “Сәламәт яшәү рәвеше” программасы уңышлы тормышка ашырыла дигән нәтиҗә ясарга була.
Фото: ТАСС