

Дуслар, 2021 елда уңышлары белән башкаларга үрнәк булган, аерылып торган шәхесләрнең бер төркеме – спортчылар. Алар аерым хөрмәткә лаек. Шуларның берсе – Тамара Тансыккужина.
Тамара 2021 елда дөнья чемпионы титулын җиденче тапкыр яулады. Әмма танылган спортчының җиңүе, хәзер инде Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутатына җиңел бирелмәде. Беренче урын өчен Тансыккужина Польша спортчысы Наталия Садовская белән көрәште. Икесе дә рейтинг-битнең беренче баскычларын били, тик матчларда беркайчан да очрашмаган иде.
Садовская тугыз раундтан соң алда бара һәм 54 очко җыеп, алга чыкты. Аңа җиңү өчен бер очко гына алырга кала. Әмма Тамара исәпне тигезләп кенә калмыйча, вакытны кыскартып, партиядә дә җиңү яулады.
Олимпия горурлыгы – Аделина Заһидуллина. Токиода узган беренче Олимпия алтынын республикага рапирачы Аделина Заһидуллина китерде.
Башкортстаннан тагын бер рапирачы Тимур Сафин ир-атлар җыелма командасы составында Җәйге Олимпия уеннарында көмеш медаль яулады.
Фото: Валерий Шахов.