Спорт
25 декабрь 2021, 08:30

Иң җаваплы турнир

Бу көннәрдә фигуралы шуу буенча Русия чемпионаты уза.

Иң җаваплы турнирИң җаваплы турнир
Иң җаваплы турнир

Европа һәм дөнья беренчелегендә катнашу хокукы алыр өчен үзебезнең ил чемпионатында яхшы күрсәткечләргә ирешергә кирәк. Әлеге ил беренчелеге нәтиҗәләре буенча, 2022 елның февраль аенда Пекинда узачак Олимпия уеннарында катнашучылар билгеләнәчәк. Соңгы елларда фигуралы шуу буенча безнең хатын – кызлар командасы аеруча зур җиңүләр яулады. Шуңа күрә дә Олимпия уеннарына эләгер өчен көрәш каты булачак. Чемпионатның беренче көнендә Камилә Вәлиева кыска программада җиңү яулады. Спортчы янә үз рекордын да узып китте. Икенче баскычка Софья Муравьева, өченчегә Анна Щербакова  күтәрелде.

Чыганак:kp.ru

Фото:kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас