Спорт
25 Декабря 2021, 08:26

Биш көрәш – биш җиңү

Олимпия чемпионы җиңүләрен дәвам итә.

Биш көрәш – биш җиңүБиш көрәш – биш җиңү
Биш көрәш – биш җиңү

Русия боксчысы Альберт Батыргазиев профессиональ боксчыларның IBF халыкара турнирындагы көрәштә җиңү яулады. Мәскәүдә узган халыкара спортчарасында спортчыбыз Венесуэлла боксеры Франклин Манзанилланы җиңде. Көрәш дүртенче раундта, техник нокаут белән, Батыргазиевның җиңүе белән тәмамланды.

Бу җиңү Батыргазиев өчен профессиональ бокста биш көрәштә бишенче уңыш булды. Батыргазиев барлык җиңүләрен дә көрәш тәмамланудан алда яулады.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның августында Батыргазиев 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Токиода Олимпия уеннары чемпионы булды. Олимпия турнирының финал көрәшендә ул Америка спортчысы Герцог Рейганны җиңеп дөньяның иң көчле боксылары исемлегенә керде.

Чыганак: lenta.ru

Фото: lenta.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас