Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2021, 14:32

Спорт “Оскарын” Алинә яулады

Халыкара спорт киносы һәм телевидениесе фестиваленең иң абруйлы премиясен тапшыру тантанасы булып үтте.

Спорт “Оскарын” Алинә яулады
Спорт “Оскарын” Алинә яулады

Әлеге фестиваль инде 39 нчы тапкыр уздырылды. Халыкара жюри   ел саен спортны популярлаштыруга юнәлтелгән иң яхшы фильмнарны, программаларны һәм медиа проектларны сайлый һәм аларны  тормышка ашыруда катнашкан кешеләрне бүләкли.Бу премияне спорт “Оскары” дип йөртәләр. Быел абруйлы бүләк безнең данлыклы спортчыбыз, гимнастика буенча Олимпия чемпионы, дөнья беренчелегенең ике тапкыр абсолют чемпионы, Европа беренчелегенңе биш тапкыр абсолют чемпионы, Русиянең алты тапкыр абсолют чемпионы Алинә Кабаевага тапшырылды. Алинә зур спортта чыгышларын тәмамлаганнан соң гимнастика һәм башка спорт төрләренә ярдәм итү йөзеннән хәйрия фонды оештырды. 2009 елдан алып балалар һәм үсмерләр арасында гимнастика буенча “Алинә” исемле халыкара фестиваль оештырып килә. Бүләкне алганнан соң спортчыбыз конкурс фестиваленең финалында катнашучычларга мөрәҗәгать итеп чыгыш ясады.

–   Һәр спортчы югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Спорттагы беренче адымнардан шуңа омтылырга кирәк. Әгәр дә барлык теләкләр тормышка ашып җиңү яулый алсаң, иң зур бәхет кичерәсең. Шул ук вакытта, җиңүнең югары баскычына күтәрелүчеләр зур җаваплылык та тоярга тиеш. Спорт һәм физик тәрбия белән мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне таныштыру өчен без үз белемебезне,  тәҗрибәбезне, популярлыгыбызны, бөтен мөмкинчелекләрне кулланырга тиеш. Бу – безнең командабызның иң төп бурычы. Фестиваль – ул бәйге генә түгел, ул – балалар өчен зур бәйрәм. Беренчедән, анда безнең балалар катнаша. Икенчедән, фесьтивальне караучылар да алар. Залда башлыча спорт интернаты һәм спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре бит. Фестивальгә билетлар бушлай таратыла. Мин үзем кайбпр командаларның фестивальне башыннан азагына кадәр   телефонына төшергәннәрен күрдем. Безгә фестивальне башка илләрдә дә  үткәрергә тәкъдим итәләр. Ләкин фестивальне без үз илебездә генә үткәрәчәкбез, башка илләр катнашсы килсә, рәхим итсеннәр, – диде Алинә Кабаева.

  Премия конкурсы рәисе Франко Аскани “Алинә” фестиваленең иң югары дәрәҗәдә үтүен ассызыклады:

–     Мин шәхсән Мәскәүдә идем һәм фестивальне үз күзләрем белән күрдем. Бу мине бик гаҗәпләндерде. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен Европа илләренә бик зур юл үтәсе бар әле. Мондый оештыручылар булганда Русиядә гимнастиканың нигә көчле икәнлегенә аптырыйсы да түгел, – диде ул.

Әйткәндәй, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев Уфада бокс спорт мәктәбе ачты. Һәрбер дәрәҗәле чемпионыбыз шулай үз спорт төрендә балалар һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтсен иде, әлбәттә. Зур җиңүләр, нәкъ балалар спортыннан башлана бит.

Фото:iz.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: