Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2021, 14:28

Олимпиададан читтә калмабызмы?

Кытайда узачак кышкы Олимпия уеннары якынлаша.

Олимпиададан читтә калмабызмы?
Олимпиададан читтә калмабызмы?

Коронавируска кагылышлы таләпләр күп кенә көчле спортчыларны дөньякүләм уеннарга кертмәүгә нигез булырга мөмкин.Олимпия уеннары башланырга ике айлап кына вакыт калып бара, әмма анда катнашу  өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге әлегә кадәр игълан ителмәде. Хәер, 1 ноябрьдә Олимпия теләктәшлеге комитетының генераль директоры урынбасары Джеймс Маклеод аларның кайберләрен якынча  бәян итте.–         Олимпия уеннары үткәреләсе шәһәрчек ябык мәйдан булачак. Анда теләгән кем кереп һәм чыгып йөри алмаячак. Вирус таралуны кисәтү максатында спортчыларга уеннар башланырга 21 көн кала ук килеп урнашырга  тәкъдим ителергә мөмкин, яисә уеннар башланырга ике атна кала кәрәзле телефонга махсус кушымта урнаштырып үзеңнең сәламәтлегең турында белгертеп торырга туры киләчәк. Кытайга килер алдыннан ике тапкыр үткән ПЦР тест белешмәсе таләп итәчәкләр. Болардан тыш Пекинда көн саен ПЦР тест биреп торырга кирәк. Уенга килүчеләрне аэропортта каршы алып, турыга ябык Олимпия шәһәрчегенә алып китәчәкләр. Русия Олимпия комитеты җитәкчесе Станислав Поздняков әйтүенчә, 21 көн алдан бару һәм карантинда булу Олимпия уеннарында катнашуны мәгънәсез итә. Алдан әзерләнгән спорт күрсәткечләре түбән тәгәрәячәк. Балигъ булмаган спортчыларыбызның катнашу-катнашмавы бөтенләй ачык түгел.  Мәгълум булуынча, Русидә 18 яшькәчә кешеләргә вакцина ясамыйлар. Аларның прививкасы юк дигән сылтау белән уеннарга кертмәскә мөмкинннәр.  Русия җыелма командасында балигъ булмаганнар, яки 18 яше тулмаган спортчылар шактый. Мисалга  фигуралы шуу буенча безнең кызлар командасн китерергә мөмкин. Олимпия җыелмасына сайланып алыучылар арасында Анна Щербаковага – 17, Александра Трусовага – 17, Камилә Вәлиевага  нибары 15 яшь. Хатын-кызлар хоккей командасында, сноубордта, шорт-трек, фристайл спорт  төрләрендә дә 18 яшь тулмаган көчле спортчыларыбыз бар. Аларны уеннарга кертмәсәләр, без 30 лап спортчыбызны югалтачакбыз. Ә бит күп илләрдә 12 яшьтән өлкәнрәкләргә прививка ясыйлар һәм аларны шикләнмичә Олимпия уеннарына кертәчәкләр. Тагын бер кырыс таләп: спортчылар спорт шәһәрчегеннән чыга алмаячаклар. Уеннар тәмамлану белән аларны турыдан-туры аэропортка озатачаклар. Тагын бер аңлашылып бетмәгән таләп: спортчылар үз командасы катнашкан ярышларга гына кертелергә мөмкин. Мәсәлән, чаңгычылар, биатлончылар, фигуралы шуу осталары хоккей матчларына кертелмәскә  мөмкин, һәм киресенчә, хоккейчылар безнең кызларыбызның фигуралы шуудагы уңышларын күрүдән мәхрүм калачак. Үзеңнең ил җанатарлары көч биреп торса,  җиңүләр дә җиңел бирелә, диләр бит спортчылар. Бу кырыс таләпләр җиңүләр җиңел бирелмәсен өчен махсус  эшләнмиме икән дигән шик тә  уяна күңелдә.  

Фото:ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: