Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2021, 18:03

Кирилл, Афәрин!

Егетләребез беркайда да югалмый.

Кирилл, Афәрин!
Кирилл, Афәрин!

Башкортстанның “Салават Юлаев” хоккей командасы уеннарын күптән күзәтеп барган якташларыбызга Кирилл Капризовның исеме яхшы таныш. Аның оста уены командабызны зур җиңүләргә китерде. Ни кызганыч, Кириллны Санкт-Петербург шәһәренең “СКА” командасына соратып алдылар. Спортчы анда уйнаган чорда Русия җыелма командасы белән дөнья чемпионатында һәм Олимпия уеннарында катнашып зур җиңүләр яулады. Яшь  спортчының үзен Океан артында, милли хокей лигасында (НХЛ) да сынап карыйсы килде. Талантлы егетне “Миннесоты Уайлд” командасына яхшы контракт белән чакырдылар. Кирилл анда да югалып калмады. Ул әлеге командада 67 уенда катнашып, 30 гол кертергә өлгергән. Бу – команда тарихында иң яхшы күрсәткеч. Кирилл Капризовка кадәр мондый тиз уңышка дөньяда бары алты уенчы гына ирешә алган. Аларның исемнәреә  бар дөньяга билгеле: Патрик Лайне, Остон Мэттьюс, Бюрок Босер, Сидни Кросби һәм безнең Евгений Малкин белән Александр Овечкин. Кирилл әле яшь, клуб рекордында гына тукталмас, тулаем лига рекордлары да куяр дигән ышанычта калабыз. Ул “Салават Юлаев” командасын һәм Башкортстанны һәрчак бик җылы һәм  яхшы яктан гына искә ала. Без дә элекке уенчыбызны хөрмәт итәбез һәм аның уңышларына куанабыз. Шуңа да, Афарин Кирилл дибез.

Чыганак:lenta.ru

Фото: lenta.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: