Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2021, 17:02

Безнең егетләр, афәрин!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә биатлончыларыбызны котлады.

Безнең егетләр, афәрин!
Безнең егетләр, афәрин!

“Безнең биатлончыларыбызны чын күңелдән тәбриклим! Антон Бабиковны котлыйм, ул ике ярышта рәттән Шушен шәһәрендә (Норвегия) IBU Кубогында алтын медаль алды. Ике узышта да ул Норвегия спортчыларын узды. Алар, мөгаен, биатлон дөньясында иң көчлеләредер. Шулай ук Эдуард Латыйповны да котлыйм. Дөнья Кубогы этабында русия җыелма командасы белән (Сәид Хәлили, Даниил Серохвостов һәм Александр Логинов) Эдард Латыйпов 7,5 километр арада узышуда эстафетада бронза медальләр яуладылар. Искиткеч эстафета. Русия биатлончылары өчен Дөнья кубогының беренче медале! Безнең спортчыларга һәм аларның тренерларына зур афәрин! Уңышлар һәм җиңүләр!”.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: